Кара Чишмәдән Сания Мәссарова өченче югары белемне, пенсиягә чыккач алган
90 яшьлек Сания Мәссарова Кара Чишмә авылы мәдрәсәсендә үз шәкертләре белән очрашты.
Күптән ниятләнгән бу чараның максаты бар. Ул ак яулыклы укучыларының һәрберсенә “Абыстайлар – ак әбиләр” китабын бүләк итте.
Быел дөнья күргән бу хезмәткә мулла, абыстыйлар нәселеннән булган, әби-бабалары дин белән яшәгән, бүгенге көндә татар дини дөньясында исемнәре мәгълүм дистәләгән мөгаллимәләр турында мәгълүмат тупланган. Әлеге абыстайлар арасында якташыбыз Сания Һашим кызы да бар.
-Әлеге китапны туплап бастыру берничә елга сузылды. Олы яшьтәге кеше булгач, китапны кулыма тота алырмынмы икән дигән уйлар да килде. Аллаһыга шөкер, бу көнне күрү насыйп булды, - дип шатлыгы белән уртаклашты ул. – Үзем өчен бик кадерле булган китапны шәкертләремә тапшыру теләген балаларыма җиткергәч, алар да минем ниятемне куәтләде һәм аны сатып алуда оныкларым да булышты, рәхмәт барысына да.
41 ел укытучы булып эшләгән якташыбыз, пенсиягә чыккач та, укыту эшен дәвам иткән, авыл мәчетендә дин дәресләре биреп, күпләрне Коръән укырга, дога кылырга өйрәткән. Бу очрашуга да аның шәкертләре – унлап апа, әби килгән иде. Аларның инде күбесе үзләре дә мәҗлесләрдә укып йөри. Ә иң яшь укучыларының берсе Мәдинә Яруллина бүген үзе авыл мәдәрәсәсендә дин сабаклары алып бара.
-“Абыстайлар – ак әбиләр” китабын берничә дистә сатып алдык. Ул әнинең балалары һәм оныклары гаиләләрендә дә саклана. Онык-оныкчыларга да әбиләре турында истәлек булачак, - диде улы Рамил. – Китапны авылыбыз һәм районның үзәк мәчетенә дә бүләк иттек.
Очрашуда байтак хатирәләр, истәлекләр яңарды, кунаклар табын артында аралаштылар, корбан шулпасыннан авыз иттелә.
Сания абыстай олыгайган көнендә балалары тәрбиясендә – кайсында гына яшәсә дә, әниләрен зурлап, хөрмәтләп тоталар. Җәйне ул төп нигездә уздырырга ниятли.
Сания Һашим кызы өч югары белемле. Читтән торып Казан ветеринария институтын, соңрак Казан педагогия институтын тәмамлаган. Өченче югары белемне, пенсиягә чыккач, “Мөхәммәдия” мөселман мәдрәсәсендә алган. 2007 елда хаҗда да булган.
Кадрия Гамирова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев