Кара Чишмә авылында Корбан гаете уңаеннан бәйрәм оештырдылар
Район авылларында татар халкының милли бәйрәме гөрләгән көндә Кара Чишмә авылының Сабан туе уза торган мәйданында Корбан гаете бәйрәме уңаеннан зур чара оештырдылар.
Кара Чишмә авылы мәхәлләсе оештырган Сабан туенда авылдашлары гына түгел, якын-тирә авыл халкы да катнашты.
-Мондый чараларны иганәчеләрдән башка оештыру мөмкин түгел. Әлеге эштә авылыбыз халкы, читтә яшәүче эшмәкәрләребез бертуган Илдус һәм Илназ Муратшиннар ярдәме зур булды. Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков, барын да үзе белеп эшләүче авылдашыбыз Нәфис Баһманов бәйрәмне оештыруда нык булыштылар, рәхмәт аларга, - диде авыл имамы Рөстәм хәзрәт Вәлиев. – Сабан туендагы кебек көрәшчеләр бил алышмаса да, байтак кызыклы һәм мавыктыргыч уеннар оештырдык. Билгеле, катнашкан берәү дә бүләксез калмады.

Гадәти булмаган Сабан туе Коръән аятьләре укып, дога кылып башлап җибәрде. Аннан соң уеннарга старт бирелде.
Кара Чишмәдә узган бәйрәмдә атлар чабышмаса да, замана атлары – мотоблоклар, мини-тракторлар белән узыштылар. Ә Айрат Хәйдәров мини-тракторга тагылган “вагоннарга” балаларны утыртып йөреде. Әкияти вагоннарны ул, бочкаларны кисеп, үзе ясаган. Уеннарда балалар да, олылар да бик теләп катнашты. Яттан догалар укыган малайлар һәм кызлар да бүләксез калмады.

Бәйрәмгә килгән кунакларны табын корып, хәләл ризыклар белән сыйладылар. Авылның аш-суга оста хатын-кызлары мәйдан кырыенда казаннарда пылау пешерделәр, шунда ук корбан итеннән шулпа да кайнады. Биредә коймак һәм җәймә белән чәй эчәргә дә мөмкин иде.
Игелекле авылдашлар тырышлыгы белән оештырылган бәйрәм кунаклар күңелендә озак сакланыр.
Рөстәм Вәлиев фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев