Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Дин һәм тормыш

Чирмешән районы халкы ифтар мәҗлесләренә мәчетләргә дә җыелачак

Ураза башланырга санаулы көннәр калып бара. Гадәттә халык Рамазан аена алдан әзерләнә, ифтар мәҗлесләренә җыена. Быел ифтар уздыручылар бармы, сорашуыбыз шул хакта.

Рамил Ибраһимов район мөхтәсибе: - Чирмешәндә ураза тотучылар да, ифтар оештыручылар да күп.  Үзәк мәчеттә мәҗлес уздырырга теләүчеләр бар, әлегә ун кеше язылды, Мөшбикәгә дә 5-6 заказ бар. Күпчелек чирмешәнле ифтарларны өйләрендә уздыра.

Фәргать Әхмәтҗанов, Туймәт авылы мәчетендә ифтарлар оештыручы: - Ифтар мәҗлесләре уздырырга теләүчеләр исемлеге ноябрь аенда ук төзелде, акчалар җыела. Айның 27 көнендә туймәтлеләр мәчеттә авыз ачачак. Дин йортында моңа шартлар булдырылды, биш хатын-кыз ризык әзерли, азык-төлекне үзебез алып кайтабыз. Ифтарны өйләрдә уздыручылар да бар.

Илдар Абдуллин, Бәркәтә мәчете имамы: - Мәҗлес уздыручылар исемлеге сентябрь аенда ук төзелә башлады. Ифтарларның күпчелеге мәчеттә уза, берничә ел элек төзелгән янкормада уңайлыклар ясалган, биредә урын 90 кешегә исәпләнгән. Елдагы кебек, быел да берничә апа табын көйләү мәшәкатьләрен үз өсләренә алды. Азык-төлекне исемлек буенча үзебез алып кайтабыз, заказ бирүчеләр үзләре дә эшли ала. Моннан кала авыз ачтырулар шәхси йортларда да планлаштырыла.

Люцир Зыятдинов, Әмир мәчете имамы: - Мәчеттә ифтар уздырырга телүчеләр исемлеге арта бара, инде айның яртысы тулды. Быел мәчеттә дүрт пешекче эшли, алар 60-70 кешегә табын кора. Өйләрендә аш уздыручылар да аз түгел. Мәчеткә 16 сәгатьтә җыелабыз, ифтарга кадәр вәгазь укыла, тәравихта 25ләп кеше була.

Ислам Нотфуллин, Якты Тау мәчете имамы: - Өйләрдә ифтарлар уздыручылар ике ай элек көннәрен билгели башлады, исемлектә 17 кеше, бу сан көн саен арта. 7 март көнне мәхәллә ифтар мәҗлесе уздыра. Табынны авыл клубында көйлибез.

Рөстәм Вәлиев, Кара Чишмә мәчете имамы: - Ифтар мәҗлесләрен мәдрәсәдә уздырабыз. Бина зур, иркен, 100-110 кеше сыйдырырга мөмкин. Айның берничә көне генә буш калды. Авыз ачтырулар шәхси йортларда да оештырыла, бер көнне 2-3 урында ашлар уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев