Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чирмешән районы малайлары һәм кызлары Коръән укып ярыштылар

Чирмешән үзәк мәчетендә, Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында, балалар арасында Коръән уку бәйгесе узды. Әлеге чарада 40 малай һәм 30 кыз Коръән сүрәләре укуда осталыкларын күрсәттеләр.

Катнашучылар берсе дә бүләксез калмады, ә беренче, икенче, өченче урын ияләренә Грамоталар һәм акчалата бүләкләр тапшырдылар.

-Бәйгедә әле теләре ачылган гына балалар да катнашуы бик куанычлы, билгеле, бу әти-әниләре, әби-бабайлары тырышлыгы, - диде район мөхтәсибе Рамил хәзрәт Ибраһимов. – Чирмешәннән өч яшьлек Ибраһим Шәймарданов - иң бәләкәй катнашучы. Әле ул алты яшькәчә малайлар арасында өченче урынга да лаек дип табылды. Кызлар арасыннан иң яшь катнашучы, Чирмешәннән дүрт яшьлек Сәидә Шәйхетдинова да бик матур итеп Кәръән сүрәсе укыды.

Алты яшькәчә кызлар арасында Югары Чегодайдан Мәрьям Мөхәммәтшина беренче булды, Чирмешәннән Әминә Гыйләҗева – икенче, Лашманнан Сафия Бикмеева – өченче. 7-9 яшьлекләр арасында Чирмешәннән Әнисә Шәйдуллина иң оста булып танылды, Лашманнан Зилә Бикмеева икенче урын алды. 10-12 яшьлек кызлардан призлы урыннарны Чирмешәннән Сәминә Тәхаутдинова, Югары Кәминкәдән Айзилә Сафина, Чирмешәннән Мәликә Сәйфетдиновалар   бүлеште. 13-15 яшьлекләр төркемендә җиңүче кызлар барысы да Югары Кәминкәдән (Сиринә Әлмиева, Индилә Мисбахова, Айзилә Җиһаншина).

Алты яшькәчә малайлар арасында призлы урыннарны чирмешәнлеләр: Сөләйман Шәйхетдинов, Абдуллах Низамов, Ибраһим Шәймарданов бүлеште. Җиде-тугыз яшьлекләр арасында Кара Чишмәдән Рамазан Вәлиев сүрәне иң матур укучы буларак танылды. Чирмешәннән Әнвәр Әхмәтшин – икенче, Данияр Хафизов һәм Кармыштан Алмаз Гатиннар – өченче. Югары Чегодайдан Ильяс Мөхәммәтшин, Иске Үтәмештән Алмаз Газизов, Кармыштан Кәрим Фәсхетдинов ун-унике яшьлек малайлар арасында призлы урыннар ияләре. Унөч-унбиш яшьлек яшүсмерләрдән Иске Үтәмештән Марат Зариповка тиңнәр юк иде. Чирмешәннән Азат Кәримов – икенче, Кара Чишмәдән Рәмис Вәлиев өченче. Чирмешәннән Адел Зыятдинов иң матур киеме өчен бүләкләнде.

Рамил Ибраһимов фотолары

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев