Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Дин һәм тормыш

Чирмешән районы яшелчәләрен Ульяновск өлкәсенә дә озатканнар

Чирмешән районы мәхәлләләре 25 тоннага якын гошер сәдакасы җыеп, Ульяновск өлкәсенә, Казанның “Ярдәм” мәчетенә, Әлмәткә кызлар мәдрәсәсенә җибәргәннәр.

-Бакчалардан көзге уңыш җыелгач, дин кардәшләребез һәр елны гошер сәдакасы тапшыра. Бу бер матур гадәткә әйләнде. Халык бәрәңге, кишер, суган кебек яшелчәләрдән мохтаҗларга өлеш чыгара, - диде район мөхтәсибе Рамил хәзрәт Ибраһимов. – Быел да якташларыбыз бу игелекле чарада бик актив катнаштылар. Иң беренчеләрдән булып Кара Чишмә, Туймәт, Лашман, Әмир, Түбән Кәминкә, Якты Тау һәм Түбән Чегодай мәхәлләләре эшне башлап җибәрде.

Тиздән Кармыш, Керкәле, Югары Кәминкә авыллары халкыннан җыелган гошер сәдакалары да мохтаҗларга озатылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев