Чирмешәннең үзәк мәчетендә төрле төбәкләрдә эшләүче имамнар очрашты
Республиканың төрле төбәкләрендәге мәчетләрдә эшләүче, чыгышлары белән районнан булган гыйлемле имамнарыбыз һәм мөгаллимнәребез якташлары белән бергә Чирмешәннең үзәк мәчетендә өйлә намазы укыдылар.
Элек-электән Чирмешән районы халкы динле булулары белән аерылып торган. Үзәк мәчеттә оештырылган имамнар белән очрашуда бу сүзләрне еш кабатладылар. Районыбыздан чыккан, дини гыйлем алып төрле мәчетләрдә имамлык итүче якташларыбыз егермедән дә артып китә икән. Кызганыч, бу чарага аларның барысы да кайта алмаган. Кунакларның күбесе яшьләр булуы да куанычлы.
-Әлеге очрашуны оештыру - тумышы белән Яшәүчедән булган, Кама Аланы мәчете имам-хатыйбы Габделхәким Яруллин тәкъдиме. Билгеле, без бу идеяне куәтләдек, - диде район мөхтәсибе Рамил Ибраһимов. – Без, күбебез, үзара аралашып торсак та, аларны белмәүчеләр дә бар. Бу якташларыбыз безнең өчен горурлык, ә очрашу үзенә күрә бер тәҗрибә уртаклашу.
Кунаклар үзләре хезмәт куйган мәчетләрнең эшчәнлеге белән таныштырдылар, ничек дингә тартылулары турында да сөйләделәр.
Бәркәтәдә туып үскән Мәсхүт Сабиров инде алты ел Әлмәт шәһәренең үзәк мәчетендә мәхәлләләр белән эшләү буенча мөхтәсиб ярдәмчесе вазифасын башкара. 35 елга якын хәрби булган якташыбыз пенсиягә чыккач, Әлмәт мәдрәсәсенә укырга кергән.
-Намазга басуым да шул вакытларга туры килде. Дин юлында булган бер дустым белән Казан шәһәрендәге санаторийга ялга бардык. Мин шунда намаз укырга өйрәнәм дип, алдан ук әзерләнеп килдем, - диде Мәсхүт Шәһит улы. – Намазга басарга соңга калмаска кирәк, моның өчен күңелдә ният кирәк. Бер иптәшемне намазга бас инде дип гел үгетли идем, ә ул, мәшәкатьләр күп бит әле, вакыт юк дия килде. Кызганыч, берничә айдан ул арабыздан китте. Исән вакытта дөнья мәшәкатьләре бетми инде ул.
Ә яшьли дингә тартылып, дини гыйлем алган якташларыбыз моңа бала вакытта ук керешергә кирәк, диләр. Вакыт юк, дигәннәргә дә аларның җаваплары бар.
-Динне дөнья мәшәкатьләре белән бергә дә алып барырга була, - диде Әлмәт шәһәренең беренче мәхәллә мөгаллиме, Кармыш егете Нәдир Миншин.
Әйе, яшьләрнең күбесе дин эшләре белән бергә тормышын да ипле алып бара, дәүләт эшендә эшли, гаиләсен туендыра.
Тамырлары Югары Кәминкәдән булган Рәдиф Гайнетдинов Түбән Кама шәһәре мөхтәсибе ярдәмчесе.
-Миңа беренче аятьләрне әнинең әнисе бәрәңге өйгәндә өйрәтте, ислам дине орлыкларын салды, - ди Мәдинә шәһәрендә дини гыйлем алган якташыбыз. – Карт әбинең динне саклау турында сөйләгәннәре әле дә истә. Безнең кылган гамәлләребез үзебез белән китә, ә дәрәҗә, байлык дөньялыкта кала.
80 нче елларда Чирмешән бабайлары җомга намазына булса да җыелу өчен урын эзли башлыйлар, берничә ел Хаҗи бабай Ихсановлар йортында җомга намазы укыйлар. 1983-87 елларда гает һәм җомга намазлары уку өчен элеккеге МСО бинасыннан бер бүлмә бирәләр.
Дини гыйлемле кешеләр, ничектер, Кара Чишмә, Кармыш, Яшәүче, Иске Кади, Туймәт, Утыз Имән авылларыннан ешрак чыккан. Кара Чишмә авылында мәчет эшчәнлеге, гомумән, үрнәк итеп куярлык. Монда Рөстәм Вәлиев имамлык итә.
-Намаз укырга өйрәнү теләге белән, беренче тапкыр мәчеткә килгәч, мондагы бабайлар миңа кырын карый төсле кебек тоелды. Ә инде минем ниятемне белгәч, кочаклап ук алдылар. Һич оялырга кирәкми, дингә килергә соңга калмасак иде, - ди Рөстәм Вәлиев. – Эшкә урнашкач, сакаллы булгач, аеруча, башка милләт кешеләре, миңа шикләнебрәк караган иделәр. Хәзер аларга да христиан һәм мөселман диннәренең охшашлыгы турында сөйлим, аларны да үз диннәрен өйрәнергә өндим.
Чирмешәндәге үзәк мәчетне төзүдә катнашкан Шамил Сөнчәләев бу гүзәл дин йортының торгызылу тарихы белән дә таныштырып үтте.
- Авылга мәчет кирәклеге мәсьәләсе 1995-1996 елларда күтәрелде. Аның төзеләчәгенә баштарак күпләр ышанмаган да иде. Бу эштә Әсхәт Шакиров, Талип Мотыйгуллиннар (мәрхүмнәр) башлап йөрде, - дип ул елларны искә алды Шамил абый. – Аллага шөкер, уртак тырышлык белән өч елда аны төзеп бетердек.
1999 елның сентябрендә Чирмешән мәчетендә беренче тапкыр азан тавышы яңгырады. Бу районда егерменче мәчет иде. Бүген егерме ике мәхәллә бар.
-Мәчетнең нигезенә салыначак блокларга акча түләргә барган әле дә хәтердә, - дип өстәде Шамил Сөнчәләев. – Кулыма 100 мең сум тоттырдылар, ул вакытларда бик зур акча бит ул. Ничек алып барырга дип баш ваттым. Бер сумкага бәрәңге тутырдым да, эченә шул акчаларны куйдым. Кем уйласын инде шунда акча булыр дип. Исән-имин түләп кайттым. Шуннан эш башланып китте.
фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев