30 апрель 2019 яңалыклары
-
Чирмешәндә Шентала кешесе нишләп йөргән?
Районның ЮХИДИ бүлекчәсе инспекторлары иртәнге җидедә туктаткан "сигезле” автомашинасы йөртүчесе исерек булып чыккан.
-
Лашманда Шакиров Кубогына ярыштылар
Лашманда инде икенче ел рәттән элеккеге район җитәкчесе, авылдашлары Минсәгыйть Шакиров бүләкләренә йөзү буенча ярышлар уза. Бәйгенең быел үткәненә Кама арты районнарыннан 200 ләп яшь йөзүче катнашты.
-
Кармыш кызы халыкара олимпиадада Гран-прига лаек булган
Лилия әлеге бәйгедә инде өченче ел рәттән катнаша. Узган елларны да ул яхшы белемен күрсәтеп, призлы урыннар яулаган иде.
-
Быел Татарстанда 53 яшь гаилә торак алганда дәүләт субсидиясеннән файдаланачак
Соңгы елларда республикада 7,8 меңнән артык гаилә дәүләт ярдәме белән торак шартларын яхшырткан.
-
Усад прогимназиясе Хорватиядән WorldSkills Kazan катнашучыларын кабул итәчәк
Очрашуның төп максаты – үзара тәҗрибә уртаклашу, чит ил кунакларын социаль өлкә: спорт, мәгариф һәм мәдәнияттәге казанышлар белән таныштыру.