29 март 2017 яңалыклары
-
Чирмешәндә яшь тәртип саклаучылар конкурсы үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
-
Чирмешән районында африка чумасыннан сакланалар
Татарстанга күрше Самара өлкәсе территориясендә дуңгызларда африка чумасы чире табылган. Моны Самара өлкә ветеринария лабораториясендә үткәрелгән тикшеренүләр дә раслады. Әлеге авыру безнең райондагы дуңгызчылыкка да куркыныч тудыра. -Африка чумасының үтеп керүенә юл куймас өчен билгеләнгән кагыйдәләрне катгый үтәү сорала, - ди Чирмешән дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Виталий Ухливанов. -Авыл җирлекләре...
-
Әмирдәге концертны район башлыгы да карады
Капиталь ремонттан соң кабат үз ишекләрен ачкан Әмир авылы мәдәният йорты сәхнәсендәге тәүге концертны авыл халкы белән бергә район башлыгы Фердинат Дәүләтшин һәм ремонт эшләрен алып барган "Арстрой" җәмгыяте төзүчеләре дә карады. Әмирлеләрнең шатлыгын уртаклашырга тирә-күрше авыллардан да үзешчән сәнгатьтә катнашучылар килгән иде. Алар да үзләренең музыкаль сәламнәрен җиткерделәр. Мәдәният...
-
“Безнең Чирмешән“гә язылдыгызмы әле?
Елның икенче яртысында алдыру өчен, район газетасына элеккеге, юньрәк бәядән заказ бирү өчен нибары ике көн вакыт калды. 1 апрельдән матбугат басмаларына бәяләр сизелерлек артачак.
-
Чирмешәнлеләр Яр Чаллыда очраша
Бүген бу калада яшәүче якташларыбыз "Энергетик" мәдәният сараенда чираттагы очрашуга җыела. Кичке сәгать 6да башланачак бәйрәмгә Казаннан, Түбән Камадан һәм башка кайбер шәһәрләрдән, районнардан да кунаклар көтәләр. Билгеле, тансык очрашуда Чирмешәннән дә делегация катнашачак. Сүз уңаеннан, Яр Чаллыда Чирмешән якташлык җәмгыяте 2005нче елда оешкан иде.
-
Чирмешәндә туган көндә киноны бушлай карап була
Үткән елның августында яңа, заманча бина - яшьләрнең ял итү үзәге ишекләрен ачкач чирмешәнлеләргә дә, ерак йөрмичә генә, 3D форматында кинофильмнар карау мөмкинлеге барлыкка килде. Атнага ике көн (җомга, якшәмбе) икешәр сеанс фильмнар күрсәтәбез. Каникул вакытларында сеансларны арттырабыз да, - ди яшьләрнең ял итү үзәге директоры Ирина Суворова. - Әгәр...
-
Руль артында телефоннан сөйләшү фаҗигагә китерә
Республика юлларында ел саен меңләгән кеше үлә һәм имгәнә. Аварияләрнең төп сәбәбе - кеше факторы, кагыйдәләр белән исәпләшмәү, шул исәптән телефоннан сөйләшеп машина йөртү. Сөйләшү йөртүченең игътибарын читкә җәлеп итә, шуңа күрә юл вәзгыяте теләсә кайсы мизгелдә контрольдән чыгарга мөмкин. Мисалга, 2 февральдә Казан - Малмыж юлында "ВАЗ" автомобилен йөртүче...