Чирмешән районында африка чумасыннан сакланалар
Татарстанга күрше Самара өлкәсе территориясендә дуңгызларда африка чумасы чире табылган. Моны Самара өлкә ветеринария лабораториясендә үткәрелгән тикшеренүләр дә раслады. Әлеге авыру безнең райондагы дуңгызчылыкка да куркыныч тудыра. -Африка чумасының үтеп керүенә юл куймас өчен билгеләнгән кагыйдәләрне катгый үтәү сорала, - ди Чирмешән дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Виталий Ухливанов. -Авыл җирлекләре...
Татарстанга күрше Самара өлкәсе территориясендә дуңгызларда африка чумасы чире табылган. Моны Самара өлкә ветеринария лабораториясендә үткәрелгән тикшеренүләр дә раслады. Әлеге авыру безнең райондагы дуңгызчылыкка да куркыныч тудыра.
-Африка чумасының үтеп керүенә юл куймас өчен билгеләнгән кагыйдәләрне катгый үтәү сорала, - ди Чирмешән дәүләт ветеринария берләшмәсе начальнигы Виталий Ухливанов. -Авыл җирлекләре башлыклары шәхси ярдәмче хуҗалыклардагы дуңгызларның баш санын исәпкә алуны тәэмин итәргә бурычлы. Ә дуңгыз асраучылар әлеге хайваннарда классик чумага һәм рожага (тире кызару) каршы вакцинация үткәрүдә ярдәм күрсәтергә, дуңгызларны ябып тотуны тәэмин итәргә тиеш. Азыкны бу чир буенча имин булган төбәкләрдән генә сатып алырга, аны термик эшкәртеп ашатырга кирәк. Дуңгызларны рөхсәт ителмәгән сату урыннарында, ветеринария документлары булмаганда алырга ярамый. Яңа алган терлекләрне дәүләт ветеринария берләшмәсендә һәм авыл җирлеге башкарма комитетларында теркәргә кирәк. Хайван үләксәләрен, эшкәртү калдыкларын чүплекләргә һәм юл кырыйларына ташлау тыела.
Ветеринария белгечләрен кошлар гриппы вирусының киң таралуы да борчый. Март башында әлеге чир вирусы Мәскәү өлкәсенең биш районында ачыкланды. Йөзәрләгән мең баш кош юк ителә, финанс югалтулар миллионнарча сум белән исәпләнә.
Дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе кош гриппын кисәтү буенча чараларны да санап күрсәтте. Бу, беренчедән, йорт кошларын чит-ят кошлар белән аралашуын булдырмаслык шартларда асрау. Икенчедән, яңа кошларны әлеге грипп вирусы буенча имин булган урыннардан сатып алу зарур.
Шулай ук, шәхси гигиена кагыйдәләрен җиренә җиткереп үтәү мөһим. Кош гриппын суны эчкәндә һәм коенганда, һава-тамчы, һава-тузан юлы белән һәм пычрак куллар аша эләктерергә мөмкин. Кошлар янында булганнан соң үзегез дә кискен респиратор авыру билгеләре күрсәгез, тиз арада врачка мөрәҗәгать итегез.
Өстә күрсәтелгән авыруларның клиник билгеләре табылган очракта район ветеринария хезмәтенә хәбәр итергә кирәк. Тел. 2-51-70.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев