28 март 2022 яңалыклары
-
Төшне кемгә сөйләргә ярамый?
Ни өчен йокыдан куркып уянабыз?
-
«Күңелле әлифба» YouTube каналында яңа видео
Яңа чыгарылыш даруханәдә булган хәл турында.
-
Чирмешән районының авыл җирлекләре башлыклары сәхнә яулый
«Туган як җәүһәрләре» халык иҗаты район фестиваленең авыл җирлекләре арасындагы сайлап алу турлары тәмам. Жюри 18 җирлекнең 400дән артык концерт номерына бәя биргән, сәхнәләрдә 700дән күбрәк үзешчән артист чыгыш ясаган.
-
Петуния бик начар үсә, сәбәбе нидә?
– Петуния нишләптер нәзек кенә булып, бик начар үсә. Бөтен кагыйдәләрен истә тотып чәчтем югыйсә…,-Нурлисә Шиһапова, Буадан сорый.
-
Татарстанлы диван сатканда 160 мең сумынан колак каккан
Яр Чаллының ЗЯБ бистәсендә медицина учреждениесе хезмәткәре диванын сатарга уйлап, интернетта белдерү урнаштырган. Озак та үтми сатып алучы табыла. Ул акча күчерергә карта номерын сорый. Тик счетның тулылануы хакындагы смс урынына, 36 яшьлек хатын-кыз аның барлык акчаларын алу турында смс ала. Картадан 160 мең сум югала.
-
Йолдызнамә 28 марттан – 3 апрельга
Барлык зодиак билгеләре өчен гороскоп.
-
Чирмешәндә 50 егет һәм кызны яшь армиячеләр сафларына кабул иттеләр
Чирмешән кадетлар интернат-мәктәбе базасында «ЮНАРМИЯ» Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте отряды әгъзалыгына кабул итү чарасы узды.
-
Чирмешән районы мәктәпләрендә каникул башланды
Район мәгариф бүлегеннән белешүебезчә, райондагы барлык 26 мәктәптә дә язгы каникул башланды, җәмгысе 2035 бала ял итә.