Төшне кемгә сөйләргә ярамый?
Ни өчен йокыдан куркып уянабыз?
Нәрсә ул төш күрү? Аны кешегә сөйләргә ярамыймы? Шушы сорауга дин әһелләре җавап бирә.
– Төш – кечкенә үлем. Аның булуы – Аллаһы Тәгаләнең хикмәте. Бу хикмәтнең берсе нәкъ менә үлемне искә алудан гыйбарәт. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһиссәллам дә: «Ләззәтне җимерүчене, ягъни үлемне, ешрак искә төшерегез», – дигән.
Төшләрнең өч төре була. Аларның беренчесе – Аллаһы Тәгаләдән, икенчесе – шайтаннан. Аллаһы Тәгаләдән килгән төшләр күп очракта хәерле була. Алар нәрсә дә булса хәбәр итеп, я булмаса, кисәтеп керә. Шайтан төшләре исә мәгънәсез була. Кешенең күңелен төшерү, куркыту, адаштыру өчен керә. Адәм баласы бер әйбер турында бик озак уйлап йөрсә, ул шулай ук төшкә керергә мөмкин. Мондый төшләр өченче төркемгә карый.
Яхшы төш керсә, аны башкаларга сөйләргә ярый. Әмма бер шарт бар: сөйләгән кешең хөсетлек белән авырмаска тиеш. Ягъни хөсетле кешегә төш сөйләргә ярамый. Начар төш керсә, «Әгузү билләһи минәш-шәйтанир-раҗим», дип әйтәсез дә икенче якка борылып ятасыз. Андый төшне беркемгә дә сөйләргә ярамый. Гомумән, начар төшләр керсә, куркырга кирәкми. «Хәерлегә булсын!» – дип дога кылыгыз да тынычланыгыз, - ди алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев