Иң көчлеләр – спортчылар
Фәнил Кәбиров Ватан сакчысы көнендә үткән район спартакиадасында инде икенче ел рәттән кул көрәштерүдә җиңүче булды.
"Чирмешән" муниципаль ара полиция бүлеге командасы составында чыгыш ясаган бу таза беләкле егет бүгенге ярышта дүрт көндәшен бирелдерде. "Мин, гомумән, спорт белән дус, - ди Фәнил. - Көн саен диярлек чаңгыда йөрим. Пенсиядәге әтием...