27 февраль 2020 яңалыклары
-
Чирмешәндә юбилей медальләре тапшырыла
Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин Бөек Ватан сугышы ветераны Павел Борисовка “1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы” юбилей медален тапшырды.
-
Утыз Имән кызы “Татар кызы” республика бәйгесендә катнаша
10 мартта Чирмешәндә узачак “Татар кызы” республика бәйгесенең зона этабында район данын Утыз Имән кызы Рания Минһаҗева яклаячак.
-
Чирмешәндә үзсалым акчасының 13 проценты гына җыелган
Быел тулаем район буенча 7 миллион 63 мең сум үзсалым акчасы җыелырга тиеш. Әлегә аның 38,5 проценты гына тупланган.
-
Чирмешәндәге “БИО-АГРО” җәмгыятендә кадрлар проблемасы юк
“БИО-АГРО” җәмгыятендә сөрү җирләре барлыгы 23 мең гектар мәйдан били. Узган елның көзендә 6610 гектар мәйданда көзге культуралар чәчеп калдырганнар. Язын 16390 гектарда эш башкарасы бар.
-
Мәктәпләр арасында волейбол ярышының төп бүләгенә Ивашкино кызлары ия
Районыбыз мәктәпләре укучылары арасындагы чираттагы волейбол ярышлары ТАССРның 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланып үткәрелде. Анда Ивашкино кызлары үзләренең бик оста волейболчылар икәнлекләрен дәлилли алдылар.