Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә юбилей медальләре тапшырыла

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Шәйдуллин Бөек Ватан сугышы ветераны Павел Борисовка “1941-1945 еллар Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы” юбилей медален тапшырды.

Әккәрәйдә туып үскән Павел Николаевич хәрби хезмәткә 1944нче елның декабрендә алына. Яшь солдатларны Балтыйк буе фронтына җибәрәләр. Павел Николаевич Җиңү көнен Кенигсбергта, Көнчыгыш Пруссиядә каршылый. Гомере буе колхозда хезмәт куя. Ул Ленин ордены белән бүләкләнгән.

-Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан истәлек медальләре сугыш ветераннарына һәм тылда тырыш хезмәт куйган якташларыбызга, барлыгы 257 кешегә, тапшырылачак, - ди районның хәрби комиссары Дмитрий Палаткин. –Әлеге медальга Ивашкино һәм Күтәмә авыл җирлегендә яшәүче ветераннар беренчеләрдән  ия булды.

Сүз уңаеннан, бүген районда алты сугыш ветераны яши: Чирмешәннән Александр Чупахин һәм Александр Белоногов, Лашманнан Габдулла Мөхәммәтшин, Керкәледән Рәүф Билалов, Югары Чегодайдан Габделхак Жиһаншин һәм Әккәрәйдән Павел Борисов.

фото: Айнур Загитов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев