26 ноябрь 2021 яңалыклары
-
Коронавирусның куркыныч яңа штаммы чыккан
Бүген Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) ЮАР һәм Ботсванада ачыкланган коронавирусның тиз таралучы яңа штаммы табылу сәбәпле гадәттән тыш очрашу үткәрә.
-
Чирмешәндә дә автобусларга QR-кодсыз кертмиләр
Чирмешәннән шәһәргә автобус белән барыйм дисәң QR-код кирәк, билетларны шунсыз сатмыйлар.
-
Чирмешәндә “Самавыр” бәйрәме узды
Район мәдәният йортында кунакчыл рус халкының “Самавыр–FEST” бәйрәмендә җырлар, такмаклар җырладылар, биеделәр, милли уеннар уйнадылар.
-
Урманасты Үтәмештә яшәүче 95 яшьлек Мәхтүмә әби кунакларга җырлап, биеп тә күрсәтте
Аны иң беренче булып, кич белән, иртән үк тә, күршесе Гөлнара Вәлиәхмәтова котлаган, үзе бәйләгән бик матур чәчәк букетын да алып кергән. Төштән соң, Урманасты Үтәмештә яшәүче Мәхтүмә әбидән кунаклар өзелмәде инде.
-
Татарстанда 1 градуска кадәр җылыта
26 ноябрьдә, Татарстанда шактый җылы һава торышы сакланачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
-
Россиядә кәгазь медицина полислары бетереләчәк
Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе (ОМС) полисын цифрлы форматка күчерү күздә тотыла. Бу хакта Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко белдергән.