Урманасты Үтәмештә яшәүче 95 яшьлек Мәхтүмә әби кунакларга җырлап, биеп тә күрсәтте
Аны иң беренче булып, кич белән, иртән үк тә, күршесе Гөлнара Вәлиәхмәтова котлаган, үзе бәйләгән бик матур чәчәк букетын да алып кергән. Төштән соң, Урманасты Үтәмештә яшәүче Мәхтүмә әбидән кунаклар өзелмәде инде.
-Нинди йомыш төшсә дә, Гөлнараларга керәм, рәхмәт, бик игелекле күршеләр алар, - ди бүген 95 яшен тутырган Мәхтүмә Фәракша кызы. -Гомумән, балаларыма, кияүләремә, киленнәремә дә теләкләрем бер: озак, матур, минем кебек кадер-хөрмәттә яшәсеннәр. Мине алар тәрбиясе озын гомерле итте. Сабыр да булдым.
Районның социаль хезмәт җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина һәм туган як тарихы музее директоры Лилия Селезнева юбилярга Россия Президенты һәм район җитәкчесенең котлауларын җиткерделәр, бүләкләр тапшырдылар.
-Беләләр икән шул мине, - дип сөенде якташыбыз, шундый игътибарга күңеле булып. –Путинга ничек рәхмәт әйтмисең, тормыш яхшы, ай саен пенсия бирәләр. Үзем дә тик тормыйм, бакчада чүп үстермим, керләремне юам, мунча да ягам. Дамирым тракторда эшләде, буразнадан армиягә китте. Ул киткәч капчык күтәрдем, кечкенә арба тарттым. Дамирга ун яшь чакта әтисе белән бура бурап менә бу йортны өлгерттеләр. Улым өйләнде, Аллаһыга шөкер, гаиләсе бар, шатланып бетәрлек түгел. Балалар кайта, кирәген эшлиләр, кирәген алып кайталар, - диде Мәхтүмә әби. –Ирем 20 ел элек вафат булды, чирле булды, өч ел ярым урын өстендә ятты, кулымда җыйдым мин аны.
-Безнең әни бик түземле кеше. Паралич суккач, өч ел урын өстендәге әтине карады. Операциядән соң савыга алмаган Галия апаны карау мәшәкатьләре дә күбрәк аңа эләкте. Апа инде 9 ел авылда, әни янында. Кызы да Урманасты Үтәмештә үсте диярлек, инде гаиләле. Галия апаны кышкылыкка ул Казанга алып китәчәк, ә әни безгә, Чирмешәнгә килергә риза, - ди Дамир Гыйләҗев. –Монда да мичне сүндермибез, кайтып-китеп йөрибез.
Мәхтүмә һәм Хаммәткамил Гыйләҗевлар биш бала үстергәннәр, берсе күптән түгел вафат булган.
-Балалар хәсрәте бик авыр, - ди 95 яшьлек Мәхтүмә әби.
Әле дә үткен, оптимист рухлы, уен-көлкеле Мәхтүмә әби күзлексез укый, хәтере искиткеч. Әнә 1945 елда сугыш төгәлләнү турында хәбәр биргән Левитанның нинди текст җиткергәнен дә исендә тота.
-1942 елда мине, 16 да тулмаган кызны, Казанга хәрби заводка озаттылар. Анда җиде ел җәфаландык, күбрәк йөк төяүче булдым, хәтта җитмешәр килолы капчыклар күтәрергә туры килде. Салкында, ачлы-туклы хәлдә эшләдек, - диде Мәхтүмә әби, ул еллар хакында сүз башлагач. –Авылда чакта, ат арбасы астында да калдым. Алтышар метрлы бүрәнәләрне такта ярырга илтүем иде. Ат дулап, чәкүшкәсе төшкәч, арба өстемнән үтте. Ул урын һаман сызлап искә төшерә.
Әнисенең юбилеена Яр Чаллыда яшәүче төпчек кызы Рәмилә дә кайткан, әле отпуск вакыты икән. Дарулары үзе белән, әнисен дә дәвалый башлаган, шәфкать туташы ул.
Юбилейда Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов та бар иде. Мәхтүмә әби аңа рәхмәтне еш укыды, атна саен хәлемне белеп чыга, диде.
Юбилейлары узгач, Мәхтүмә әбине Чирмешәнгә алып китәрләр. Улы Дамир, килене Әлфия былтыр да шулай иткәннәр, бик тату яшәп кыш чыкканнар. Билгеле, күпме гомер иткән туган авылы сагындырыр, андый көннәрдә Дамирына, аның 50 яшьлегенә үзе бүләк иткән гармун көенә кушылып җырлар. Юбиляр әле бүген дә, бер ялындырмыйча, яраткан җырын җырлады, тыпыр-тыпыр биеп тә күрсәтте. –Миңа җырны башларга гына кирәк, калганын төгәллим, сүзләрен дә табам, - диде юбиляр әби, кунакларны озатырга чыккач.
фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев