26 июль 2017 яңалыклары
-
Бөтендөнья татар конгрессы съездына Чирмешәннән дә делегат барачак
Озакламый Казанга дөньяның төрле почмакларыннан татарлар җыелачак. Башкалабызда 2-6 августта Бөтендөнья татар конгрессының VI съезды узачак. Бу чара алдыннан, съездга делегат булып барачак якташыбыз, Бөтендөнья татар конгрессының район бүлеге җитәкчесе Шәүкәт Гатин белән әңгәмә кордык. -Шәүкәт Фатыйхович, телебезне, гореф-гадәтләребезне саклау һәм үстерү юнәлешендә районда нәрсәләр эшләнә? -Ана телен саклап калу,...
-
Чирмешән районында модульле ФАПлар арта
Иске Элмәле авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелә. Осталар модульне бастыру өчен нигезен әзерләгәннәр, тышкы коммуникацияләр дә уздырылган. Август аенда аның стеналарын бастырып, түбәсен ябачаклар, эчке эшләр дә озакка сузылмас. 2018 елда Яңа Элмәле авылында да шундый дәвалау пункты төзергә планлаштыралар.
-
Чирмешән районында давылдан зыян күргәннәргә район һәм республика да булыша
Моннан ике ай элек районда булган давыл-өермә вакытында зыян күргәннәр өйләрен, каралты-кураларын ремонтлауны дәвам итәләр. Күпчелек өйләрнең түбәләрен рәтләгән. Югары Чегодайда яшәүче Гафуровлар да бераз тынычланып калганнар. Аларга өермә инде икенче тапкыр кагыла. Монысында 25 еллык өйләре бөтенләй түбәсез калган. Җитмәсә нәкъ бу каза килгән кичтә, аннары да тоташ яңгыр...
-
Айгөл Сагыйнбаева: «Әтинең фатыйхасын алмаганга, шулай булгандыр инде»
Татар белән башкорт телләре бик охшаш булса да, башкорт кешесенә татарча сөйләшү кыен, дисәң дә була. Әмма искәрмә бар һәм ул - Айгөл Сагынбаева. Башкорт кызы туган телендә камил сөйләшә, кирәк икән - саф татарча да "җиббәрә". - Мәктәп тәмамлауга җыр юнәлешен сайлавыма әтием каршы булды. Моны бик авыр кабул...
-
Иске Элмәледә мәктәп яңара
Бу мәктәптә капиталь ремонт бара. Бер бригада стеналарны штукатурлый, икенчесе мәктәпне тыштан сайдинг белән тышларга җыена. Мәктәпнең түбәсе берничә ел элек кенә профнастил белән ябылган, тәрәзәләре дә пластик, алар яхшы хәлдә. Шуңа төзүчеләр аларга тотынмаячак. Уку йортына яңа идәннәр җәеләчәк, стена, түшәмнәр дә яңа төс алачак, кабинетларга яңа ишекләр куела....
-
Сөт, ипи һәм ак майга бәяләр арткан
Соңгы бер ел эчендә республикада иң кирәкле ризыкларга бәя арткан. Бүген 1 кг "Дарницкий" икмәге уртача 37,5 сум тора. 1 кг каймак хәтта 141, 8 сумны тәшкил итә. Майсыз эремчек бәясе 225, 8 сум. Ак майга бәя исә бер ел эчендә хәтта 25,6% ка ук арткан. Хәзер дәүләт минималь хезмәт...