26 февраль 2024 яңалыклары
-
Чирмешәндә волейбол чемпионаты җиңүчеләре 20 мең сумлык бүләк алды
Волейбол буенча район чемпионатның ир-егетләр арасындагы уеннары тәмам. Иң көчле дүрт команда акчалата сертификатларга ия.
-
Хәл кертә торган төнәтмә РЕЦЕПТЫ
Язгы хәлсезлектән гөлҗимеш, кычыткан, тукранбаш төнәтмәсе эчәргә була. Суган, сарымсак ашау, балан суы эчү дә файдалы. Витамин җитмәүдән чәч сынса яки коела башласа, чәчне югач, төбенә кычыткан суы тидерү дә шифалы. Иммунитетны ныгыта торган төнәтмәләр дә эчсәң була.
-
Чирмешән районы әфганчыларына юбилей медальләре тапшырдылар
Район мәдәният йортында Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы чара узды.
-
“ЧИРМЕШӘНАГРО” механизаторлары витаминлы яшелчәләр белән сыйлана
“ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте ашханәсендә көн саен егермеләп кешегә аш-су әзерләнә. Техника ремонтлаучы һәм ындыр табагында эшләүче хезмәткәрләрне төшке аш вакытында тукландыралар.
-
Россиядә 1 апрельдән социаль пенсияләр артачак
Социаль пенсиянең уртача күләме 2024 елның 1 апреленнән 938 сумга артачак һәм 13455 сум тәшкил итәчәк. Инвалид балалар 1392 сумга күбрәк пенсия алачак, уртача 19948 сум була. Балачактан 1нче төркем инвалидларга 20110 сум, инвалид-хәрби хезмәткәрләр өчен 18236 сум була. Хәрби хезмәткәрләрнең балаларына туендыручысын югалту буенча пенсия 15999 сумга кадәр арта.