23 октябрь 2018 яңалыклары
-
“Ул бала миңа кирәкми. Үзегез үстерегез” [язмыш]
Без аның белән Яңа ел тамашасында таныштык. Игътибарымны бу кечкенә кызчыкның моңсу күзләре, ябык гәүдәсе җәлеп итте. Марина балалар йортында яши икән. Дөньяга ул әтиле-әниле сабый булып килгән. Әмма кечкенә чагыннан ук бик күпне күрергә, кешене кешедән аерырга өйрәнергә туры килә аңа. Ул вакытта бу кыз белән язмышыбыз тоташасын күз алдына да китермәдем.
-
Тәрәзә төбеңә күгәрчен кунса... Үлгәннәргә бездән ни кирәк?
Бу арада үлем-җитемнәр байтак булды. Мондый хәбәрләр һәрчак шомлы, бик авыр кабул ителә. Үзеңнең югалтуларың, басылып торган йөрәк яраларың кузгала.
-
Чирмешән автоинспекторының уллары тизлекне арттырганнар
Казанда Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Кубогына полиция хезмәткәрләре балалары арасында картларда - кечкенә машиналарда узышу ярышларында безнең районнан абыйлы-энеле Раил һәм Ранис Шәкүровлар катнашкан.
-
Татарстанда цифрлы телевидение тапшыруларына күчү вакытын озайттылар
“Аналог”тан “цифрлы”га бөтенләй күчеп бетү 2019 елның 14-15 гыйнварында көтелә.
-
"Көзге бал" бәйрәменә чакырабыз!
Мөмкинлекләре чикле балалар өчен – “Көзге бал”
-
Яр Чаллыда яшәүче чирмешәнле - бронза медаль иясе
Төркиянең Анталия шәһәрендә узган дөнья чемпионатыннан Фәнис Нуретдинов бронза медаль белән кайткан.
-
Людмила Зыкина җырлары чирмешәнлеләрне тагын да берләштерде
“ТР рус милли-мәдәни берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе халык артисты Людмила Зыкина истәлегенә оештырган музыкаль кичә район мәдәният йортында тамашачылар тулы залда үтте.
-
Татарстанда ремонтланган мәктәпләр һәм бакчалар саны 2018 ел ахырында меңгә җитәчәк
2018 елда республикада барлыгы 112 белем бирү учреждениесендә капиталь ремонт эшләре башкарылачак.
-
Чирмешәндәге ярминкәдә 750 сумга казлар саттылар
Район үзәгендә узган атнада оештырылган ярминкәдә дә быел өлгергән кәбестәгә сорау зур булды. Бу яшелчәне килосын 15 сумнан саттылар.
-
«Россия лидерлары» бәйгесе җиңүчесе уңышның сере мотивациядә дип исәпли
Илнар Гыйрфанов фикеренчә, идарәчеләр конкурсы уңайлылык зонасыннан чыгып, үзеңне табарга мөмкинлек бирә.
-
“Әни, яман шеш белән авыручы егеткә акча кирәк” – Калугага качкан Гөлсирин Гатиятуллина кайтырга теләми
Барысы да компьютер уеныннан башланган. “Баштарак Гөлсирин, әни, яман шеш белән авыручы егеткә бик зур суммада акча кирәк, диде.