Татарстанда илкүләм проект буенча светофорларны модернизацияләү эшләре төгәлләнде
Татарстанда шәһәр агломерацияләрендә интеллектуаль транспорт системалары урнаштыру эшләре төгәлләнде. Эшләр «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча башкарылган. Барлыгы 18 светофор модернизацияләнгән. Аларга 18 контроллер, 89 детектор һәм 19 видеокүзәтү камерасы урнаштырылган. Финанслауның гомуми суммасы 125,7 млн сум булган, аларның 91,8 млн сумы федераль бюджеттан бүлеп бирелгән. Бу хакта Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.