Чирмешәнлеләр балалары өчен яңа түләүләргә гариза бирә алалар
РФ Пенсия фондының район клиент хезмәте 1 июльдән яңа айлык түләүләргә гаризалар кабул итә башлады. Бу түләүләр 8-17 яшьлек балаларны ялгызы тәрбияләүче ата-аналарга яки, алимент билгеләнеп тә, ниндидер сәбәпләр аркасында аны алмаучы гаиләләргә бирелә. Шулай ук, түләү иртә срокларда медицина оешмасына исәпкә баскан авырлы аналарга да каралган.