"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы
Район газ хезмәте конторасында төзүчеләр эшли. Биредә капиталь ремонт бара.
Чирмешәндә “Безнең ишегалды” республика программасы кысаларында күпфатирлы йортларның ишегалларын тәртипкә китерәләр. Әлеге эшне Совет урамындагы кадетлар мәктәп-интернаты янәшәсендәге 38 нче йорттан башладылар.
Район полиция бүлекчәсенең ЮХИДИ бүлекчәсе экипажы икенче квартал йомгаклары буенча республикада, өченче категория группасында “Иң яхшы ЮХИДИ экипажы юл-патруль хезмәте” конкурсы җиңүчесе булды.
“БИО АГРО”да 290 гектарда уҗым бодае чәчтеләр дә. Бу сан көнгә уртача 180-200 гектарга арта.
Көндез һава 14-19 градуска кадәр җылыначак.
0