Туймәткә яңа туган баланы бүләкләре белән алып кайтканнар
Туймәт авылында яшәүче Илүсә һәм Марсель Хәйруллиннарның шушы көннәрдә икенче сабыйлары – кызлары туды. 2 сыйныфта укучы Мусага сеңелкәш алып кайтканнар. Бәләкәч Әлмәт шәһәре бала тудыру йортында 3 килограмм 740 граммлы булып дөньяга килгән, аңа Иллария исеме биргәннәр.