Пластик җыю буенча – түбәнкәминкәлеләр, макулатура буенча туймәтлеләр алда
Мәктәп укучылары табигатебезне чүп-чардан арындыруда активлаша баралар. Агымдагы елның дүрт аенда гына да, район мәктәпләрендә укучы 2188 укучы, 4 тонна 522 килограмм пластик җыйганнар. Шуның 3 тоннадан күбрәген тапшырып, 22 мең сумга якын керем алганнар. Бер укучыга бүлеп исәпләгәндә ике килограммнан артык пластик җыелган дигән сүз.