Көләм, елыйм туган телемдә
Туган телем, газиз туган телем, татар теле! Сине камил белүем белән мин нинди бәхетле. Рәхәтләнеп туган телемдә сөйлим, сөйләшәм, укыйм, язам, уйлыйм, елыйм, көләм...Нәкъ Тукай әйткәнчә, “дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы”. Мөмкинлекләрең чиксез, туган телем! Сине белүем мине башка телләрне хөрмәт итәргә өйрәтте, аларны өйрәнергә этәрде. Рус телен яхшы белүем, грамоталы язуым белән дә мин туган телемә бурычлы. Француз, немец телләрен өйрәнгәндә дә, мин сиңа таяндым.