Чирмешән районында 40 кеше эшсез буларак исәптә тора
Агымдагы елның алты ае йомгакларыннан күренгәнчә, районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 40 эшсез кеше исәптә тора. Үткән елның бу чорында андыйлар 76 булган. Шул ук вакытта үзәк 114 эш урыны тәкъдим итә. Район оешмаларына бухгалтерлар, агрономнар, мал табиблары, зоотехниклар, менеджерлар, пешекчеләр, кибетчеләр, тракторчылар кирәк.