Бәркәтә зиратындагы өмәгә кран да килгән
Бәркәтә авылының Түбән оч зиратында өмә үткәреп, изге урынны карт тирәкләрдән арындырдылар.
Бу эшләрне башкарырга дип, халык авыл җыенында сүз куешкан булган. Авылдашлары Рифкать Хаммәтгалимов зур өмәгә кран җибәргән. Биек агачларны кисәргә булышкан "Чирмешәнурман" учреждениесе урманчыларына да рәхмәтле бәркәтәлеләр.
-Безнең авылда өч зират. Югары оч зиратын тәртипкә китергән идек инде....