Безнең якташлар
Чирмешән сәнгать мәктәбе укучысын Америкага чакырганнар
Балалар сәнгать мәктәбе укучысы Илшат Латыйпов (укытучысы - Альбина Арютина) Герцег Нови шәһәрендә (Черногория) "VivaMusic" Халыкара конкурс - фестиваленда икенче урынга лаек булган.
Бу бәйгедә Илшат аккордеонда уйнап, үз сәләтен күрсәткән. Яшь музыкантны Нью - Йорк шәһәренә, бөтен дөньяда танылган классик музыканың концертлар залында чыгыш ясарга да чакырганнар.
-Илшат бик...

-Илшат бик тырыш, гел яхшы билгеләргә генә укый, - ди укытучысы Альбина Николаевна.-Ул бик күп республика бәйгеләрендә дә катнашып, призлы урыннар яулады.
Чирмешән лицеенда белем алучы Илшат музыкадан кала спорт белән дә шөгыльләнә, ул аеруча футболны үз итә икән, ә яраткан фәне - математика.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев