Чирмешәнлеләр чаңгыларын майлый
Бу атна якшәмбесендә, 14 февраль көнне райондашларыбыз "Татарстан чаңгы юлы - 2016" бәйгесенә кушылачак. Традицион ярышларга 9 яшьлек балалардан алып, спорт белән дус әби-бабайларга хәтле чакырыла.
Чаңгы юлларын "Сабантуй" стадионында салалар. Яшь төркемнәренә карап, дистанцияләр 1 километрдан 5 километрга чаклы озынлыкта була. Җитәкчеләр арасында ир-атлар - 5, хатын-кызлар 3 километр...