Күтәмә ветераны Анастасия Арзютова почтада эшләгән елларын еш искә ала
Әниләр көне алдыннан, Күтәмәдә яшәүче Анастасия һәм Алексей Арзютовлар йортында да кунаклар күп җыелды. Балалары, оныклары, оныкчыклары да кайткан иделәр. Яраткан әниләренә, әбиләренә нәкъ 28 ноябрь көнне 90 яшь тулды. Ул гына да түгел, әби белән бабайның бергә гомер итүләренә шушы көннәрдә генә 65 ел булган. Бәйрәм итәргә сәбәп бар....