Чирмешән районында да “Куркынычсызлык прогнозы” дип аталган кампания игълан ителде
Яз җиттеме, юл фаҗигаләре бермә-бер арта, диләр ЮХИДИ хезмәткәрләре. Узган ел, әйтик, апрель аенда гына да районда, вак-төяк бәрелү-сугылуларны исәпләп, барлыгы 54 юл-транспорт һәлакәте булган. Майда андый очраклар 60 ук. Бәхеткә, аларда кешеләр зыян күрмәгән.
-Юллар бераз ачыла башлауга, кайбер машина йөртүчеләр ашыгып, кышкы көпчәкләрне җәйгегә алмаштыралар, - ди районның...