Кеше һәм закон

Чирмешәндә экстремистик китаплар табылган

Чирмешәндә яшәүче бер ир-ат өеннән экстремистик әдәбият исемлегенә кертелгән китаплар табып алынган. Бу кешегә карата район прокуроры экстремистик эшчәнлек алып барырга ярамавы турында кисәтү чыгарган. Мондый фактлар районда элек тә булгалаган - экстремистик әдәбият тарату очраклары узган елны да теркәлгән. Агымдагы елда район территориясендә террорчылык белән бәйле җинаятьләр һәм хокук...

Чирмешәндә яшәүче бер ир-ат өеннән экстремистик әдәбият исемлегенә кертелгән китаплар табып алынган. Бу кешегә карата район прокуроры экстремистик эшчәнлек алып барырга ярамавы турында кисәтү чыгарган.

Мондый фактлар районда элек тә булгалаган - экстремистик әдәбият тарату очраклары узган елны да теркәлгән.
Агымдагы елда район территориясендә террорчылык белән бәйле җинаятьләр һәм хокук бозулар теркәлмәгән. Шулай да полиция хезмәткәрләре бу юнәләштә даими профилактик эш алып баралар. Мәсәлән, дини оешмаларның эшчәнлеген тикшерәләр, халык белән очрашулар үткәреп, бу турыда еш сөйләп торалар.

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Чирмешән районы китаплар дини оешма

Нет комментариев