Чирмешәндә төлкеләр азган
Район үзәгендәге Мирсәет Кәбиров урамында яшәүчеләрнең тавык, күркәләрен төлке буып чыккан. Хайван кешеләрдән дә курыкмый ди.
-Әүвәл күгәрчен хәтле өч чебешебез башала югалды. Икенче көнне иртән торсак, яктагы йортыбызда асралучы күркәбезнең аяклары гына калган. Төлке әле тагын бер күркәнең, бер тавыкның башын ашап киткән. Хәзер куркып торабыз инде: ун баш...