Лашмандагы кибет буасы чистара, тирәнәя
Лашманда, нәкъ авыл уртасындагы буада, аны күл дип тә йөртәләр, техника эшли. Буаны ләмнән арындыралар.
Биредән инде берничә йөз машина ләм казып алынган һәм янәшәдәрәк иңкүлеккә ташылган да. Урыны-урыны белән ике метр ярым тирәнлектә төшкәннәр.
-Кибет белән плотина арасында, гектарга якын мәйданда, Әлмәттән килгән бригада эшли,- ди Лашман авыл җирлеге...