Өйдә яхшы, лагерьда кызык
"Кояшлы" ял лагерында икенче смена ачылды. Бу юлы да биредә районыбызның төрле авылларыннан килгән 47 бала 21 көн дәвамында рәхәтләнеп, күңел ачып, ял итәчәк.
-Лагерьда балалар өчен бөтен уңай шартлар тудырылды, - ди смена начальнигы Таһир Рәхимҗанов. - Корпусларда, ашханәбездә дә ремонт үткәрелде. Балаларны көненә биш тапкыр ашатабыз. Хәзер безнең...