Шатлыклы мәшәкатьләр
Быел икенче балабыз-улыбыз Гадел 1 класска укырга бара. Укырга теләге бар, акрынлап мәктәпкә җыенабыз.
Балалар бакчасыннан киткәндә уку кирәк-яраклары бүләк иттеләр. Билгеле, бу 1 класска баласын җыючы гаиләгә зур ярдәм, рәхмәт. Кием-салымга һәм башкаларына да акча күп кирәк була бит әле.
Улыбыз хәрефләрне белә, таный, саный да ала, аеруча рәсем...