Иске Кадида китап атналыгы үтте
Иске Кади авыл китапханәсе, мәдәният йорты һәм мәктәп коллективлары белән берлектә, "Китаплар патшалыгы" дип исемләнгән балалар китабы атналыгы үткәрде.
Башлангыч сыйныф укучылары тылсымлы очкычта "Китаплар патшалыгына" очтылар. Алар "Яңа китаплар тукталышында", " Әкиятләр атавында", "Табышмаклар бакчасында", "Шигырьләр урамында", "Мәкальләр чатында", "Тизәйткечләр күлендә", "Җырлар диңгезендә" булдылар. Укучылар бу тукталышларда үзләренең белемнәрен,...