20 декабрь 2023 яңалыклары
-
Эремчек тамакка да, аякка да шифалы
Эремчектә аксым, май, кальций тозлары, фосфор күп. Эремчек бавырга май җыелуны, тукымалар тыгызлануны булдырмый. Әмма әлеге сөт ризыгында бавыр юлларында тупланучы терлек мае күп. Шуңа да эремчекне даими ашаганда аңа үсемлек мае өстәргә киңәш ителә һәм эремчекнең майсыз төрләрен сатып алу яхшырак.
-
Лагеркада яшәүче якташыбыз “Җырлыйк әле!” тапшыруын караганда кул эшләрен куеп тора
Лагерка авылыннан Мария Семенованың кул эшләреннән хәтта музей ясарлык. Тегү-чигү остасының өендәге бизәкләре беркемне дә битараф калдырмас.
-
Чирмешәннең үзәк мәчетендә вәгазь кичәсе була
Вәгазьне Сарман мәчете имам-хатыйбы Габрахман хәзрәт сөйләячәк.
-
Синоптиклар Татарстанда томан, юеш кар һәм кар көртләре турында кисәтә
Бүген Татарстанда юеш кар, республиканың кайбер районнарында буран, томан һәм көчле җил көтелә. ТР Гидрометеоүзәгендә һава шартларының начарлануы турында сөйләделәр.