Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Лагеркада яшәүче якташыбыз “Җырлыйк әле!” тапшыруын караганда кул эшләрен куеп тора

Лагерка авылыннан Мария Семенованың кул эшләреннән хәтта музей ясарлык. Тегү-чигү остасының өендәге бизәкләре беркемне дә битараф калдырмас.

Бисерлы автопортрет

Аларга кергәч, аш бүлмәсе стенасындагы зур портретка күзем төште.

- Бисердан ясалган автопортрет, ике атналап чиктем мин аны, - дип кул эшләре белән таныштыра башлады авыл остасы.  

Аның караватларын чәчәкле мендәрләр бизәп тора. 72 яшьлек Мария Николаевна тегү-чигү белән хәзер дә дус.

- Ә менә мондый шәлләрне, ыргак белән бәйләп, балаларга, оныкларга да ыргак белән бәйләп әллә ничәне бүләк иттем. Бусы исә ашъяулык, тегесе карават өстенә яба торган. Мондый сөлгеләр бездә иконалар  янына эленә, - дип бер-бер артлы, чиккән-теккән, бәйләгән әйберләренә “экскурия ясады” якташ әби.

Тыңлаучысы хатын-кыз булса, тагын әллә ниләр күрсәтер  иде әле ул. Кул эшләре шактый күренде. Олы кешенең бисердан да ниләрдер ясап, шундый вак эш белән мавыгуы ихтирам уята. Портретлар, атлар, чәчәкләр  бик матур килеп чыккан. Район ветераннар советыннан “Татарстан халыкларының милли мәдәниятләрен һәм гореф-гадәтләрен саклаучы ветеран” дипломын аңа юкка гына бирмәгәннәр инде.

- Чигәргә яратам, шулай башым ял итә, кулларга - зарядка. Өченче сыйныфта укыганда әнидән, күршеләрдән  өйрәнеп калган идем бу шөгыльне, әле дә ташламадым, - ди оста.

Мария Семенова  колхозда терлекче, мәктәптә техничка булып эшләгән. Мәрхүм ире Виталий Федорович белән өч бала үстергәннәр.

- Авыл җирендә элек эш бигрәк күп иде бит, тегү-чигүгә ничек вакыт җиткердегез? - диюемә.

- Арасында ялы була инде аның, яңгыр ява, бураны чыга. Эштән кайткач, чаба-чаба малларны карыйсың да,  ашап эчкәннән соң, телевизор каршына утырасың. Шунда бәйләп, чигеп утырырга ярата идем, хәзер дә шулай,  - дип җавап бирде.

Яхшы күршеләр, яхшы дуслар

Сөйләшә торгач,  Мария Николаевнаның тагын бер сәләте билгеле булды - җырларга ярата икән. Авылдагы үзе кебек үзешчәннәр белән Чабаксарда чыгыш ясаган, Нурлатка, Аксубайга барган. Бүген дә ул башлаган кул эшен дәвам итеп, чуваш җырын сузып җибәрде.

- Русча җырлар да беләсезме? - дим.

- Беләм русчаларны да, әле татарча да җырлыйм, - дип, ”Утыр әле яннарыма” җырын көйләп алды.

Шуннан татар телендә аралаштык. Әңгәмәдәшем менә дигән итеп, хәтта кайбер татарлар белмәгән сүзтезмәләр, “оборотлар” кушып, бераз гына матур чуваш акценты белән татарча сөйләшә икән.

- ТНВ каналыннан капка төбендәге “Кәмит Җәвит”, “Җырлыйк әле!” тапшыруларын яратып карыйм. Алып баручы кем әле, Азат Кәримов бит, аны карап утырам, экрандагы язулар буенча кушылып җырлыйм, хәтта кул эшләрен дә туктатып торам. Татар җырлары да, чувашныкы сыман, бик якын миңа, - ди ул.

- Татар телен ничек шулай камил өйрәндегез?  - дим кызыксынып.

- Элек, бала вакытта, әтинең бертуганына квартирантлар керә иде, колхозга эшкә килгән зоотехник я ветврач була, татарлар, алар белән,  балалары белән татар телен дә өйрәндем шулай. Лагеркада бераз яшәгән күршеләрем  Саҗидә һәм Ибраһим  Хәйровлар, Фәгыйль һәм Фәридә Мингатиннар белән яхшы яшәдек, татар телем шунда тагын да чарланды, - ди  Мария әби.

 

- Русча да яхшы аңлашасыз,  татарча да, чувашча да.

- Әйе, Чирмешәнгә барсам, кибетче татар кызлары белән татарча сөйләшәм, руслар булса русча, тел белү яхшы инде ул. Шунлыктан больницага барсам да дусларны бик тиз табам. Татарстанда торгач, татарча белергә инде ул, татар теле белән чуваш теле охшаш, өйрәнергә дә бик ансат. Файдасыннан башка, моның зыянын күрмәдем, чувашлыгымнан ваз кичмәдем. Балаларым да, оныкларым да чувашча сөйләшәләр. Ана телен белергә кирәк..

Язмыш шулай инде, бүген Мария Николаевна Михаил Иванович Трофимов белән гомер итә, сигез ел элек кушылганнар. Нишләтәсең, икесенең дә җәмәгатьләре гүр иясе булган. Элек дус яшәгән ике гаиләнең балалары да үзара киңәшләшкәч, олылар картлык көннәрендә шулай бергә яшәргә булганнар. Мария Николаевна да, Михаил Иванович та уңган, тәртипле кешеләр. Бер-берсенә яхшы иптәшләр.

Марат Гомәров фотолары һәм видеосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев