19 март 2019 яңалыклары
-
Ивашкино боксчысын республика командасына алганнар
13-14 яшьлек яшүсмерләр арасында бокс буенча Татарстан беренчелегенә узган бәйгедә “Чирмешән” балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары да катнашып, алар арасыннан Александр Апалаев 2 нче урын яулаган.
-
Чирмешәнгә көрәшчеләр киләчәк
Укучылар Спартакиадасы кысаларында, 21-24 мартта районда билбау көрәше буенча республика беренчелеге үтәргә тиеш.
-
Район укытучылары – марафон җиңүчеләре
“Татнет үсеш фонды” милли-мәдәни берләшмәсе һәм Татарстан китап нәшрияты оештырган әдәби марафон онлайн-проектында катнашкан укытучыларыбыз финалга узганнар һәм Диплом белән бүләкләнгәннәр.
-
Чирмешәндә быел горчица чәчәләр
Җаваплылыгы чикләнгән “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятендә язгы кыр эшләрендә катнашачак авыл хуҗалыгы техникаларына техник күзәтү үткәрергә әзерләнәләр.
-
Чирмешәндә Мирсәет Кәбиров истәлегенә көрәш турниры узды
Нурлат, Әлмәт, Лениногорск, Чистай, Яңа Чишмә, Чиремшән шәһәр һәм районнарыннан йөздән күбрәк көрәшче бил алышкан бу бәйгедә шактый зур составлы Чирмешән командасы җиңүче булды, Әлмәт көрәшчеләре – икенче, нурлатлылар өченче урында.