Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Чирмешәндә быел горчица чәчәләр

Җаваплылыгы чикләнгән “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятендә язгы кыр эшләрендә катнашачак авыл хуҗалыгы техникаларына техник күзәтү үткәрергә әзерләнәләр.

Эшне тиз тоту өчен, беренче чиратта, машина һәм тракторларның, тагылма агрегатларның төзек булуы зарур. Бу көннәрдә  район хуҗалыклары күпчелеге үзләренең техникаларын әзерләү белән шөгыльләнә.

“ЧИРМЕШӘНАГРО” язгы сынауларны тыныч каршылый.

- Язгы чәчүгә  чыккач, тракторлар  ватылып, эштә  тоткарлыклар килеп  чыкмасын  өчен, аны тиешенчә  төзекләндерергә  кирәклеген һәр механизатор  яхшы белә, - ди җәмгыять җитәкчесе Илшат Гозәеров. – Ремонт эшләрен көздән үк башкардык. Язга чыккач, вак –төяк җитешсезлекләрне бетердек,  инде нәтиҗә ясар чак җитте.

Хуҗалыкта 11 берәмлек трактор, 11 машина бар, шулар арасында былтыр һәм быел алып кайткан яңа ике тракторлары да бар. Монда техник карауга бик җитди әзерләнәләр, ул ел саен оешкан төстә үтә. Ремонт өчен җылы гараж бар, механизаторлар үз урыннарында, эшчеләрне кайнар аш белән тәэмин итәләр. Ел саен хезмәткәрләргә махсус эш киемнәре дә бирелә.

Кадрларга килгәндә, җәмгыятьтә 27 кеше хезмәт куя. Дөрес, сезон вакытында эшчеләр саны арта, 50 гә җитә. Хуҗалык җитәкчесе механизаторлар: Айрат Хөсәенов, Дмитрий и Михаил Корнилов, Минсәгыйт Шәйхетдинов, машина йөртүчеләр: Җәүдәт Җиһаншин, Фазыйл Галимов, Инсаф Таҗиев һәм башкаларны мактап телгә алды.  Аларга алмашка яшьләр дә килә, Нурлат техникумының райондагы филиалы белән тыгыз элемтәдә торалар. Ел саен берничә студент җәмгыятьтә практика үтә. Александр Беззубов, Андрей Макаров, филиалны тәмамлап, монда эшкә урнашканнар, “тәртипле егетләр, тырышып эшлиләр”, - диде алар турында Илшат Сәйфулла улы. Дөрес, монда да кадрлар белән проблема бар. Машина йөртүчеләр  кирәк, бигрәк тә, белгечләр юклыгы үзен нык сиздерә.

-Югары уку йортларына барып, студентлар белән очраштык, яхшы эш хакы, торак та вәгъдә иттем, юк,  кайтмыйлар, - ди җәмгыять җитәкчесе.

Сүз уңаеннан, җәмгыятьтә уртача хезмәт хакы  24 мең сум, ай саен акча алып түләнә, алдынгыларга премияләр дә каралган.

Ә эшләр күп җәмгыятьтә. “ЧИРМЕШӘНАГРО”да быел 4555 гектарга чәчү үткәрергә кирәк,  күп өлешен - бөртеклеләр. Техник культураларга да байтак мәйдан биреләчәк, 800 гектарда – көнбагыш, 500 гектарда – рапс, бераз борчак һәм быел яңа культура – горчица   игәргә планлаштыралар. 1100 гектарда уҗым культурасы - бодай чәчелгән булган.

Яхшы уңыш алыр өчен көздән үк ашлама запасы да туплаганнар. Ягулык – майлау материаллары запасы да бар.

 "Татарстанның элиталы орлыклар" ассоциациясенә кергән һәм орлыкчылык белән җитди шөгыльләнүче җәмгыять элиталы бөртек үстереп, югары репродукцияле орлык сата. Шул ук вакытта, Илшат Гозәеров сүзләре буенча,  үзләренә  башка культураларның сыйфатлы орлыгын югары бәядән сатып алырга туры килә.

“ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыяте авыл хуҗалыгын үстерү максатыннан кертелгән төрле  программаларда да актив катнаша. Дәүләт средстволары ярдәме белән ферма бинасы яңартылган, ындыр табагын ремонтлаган, яңа техника алынган. Быел  биредә субсидия акчасына бөртек складын төзекләндерергә ниятлиләр.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән әйтүләренчә, “Био АГРО”, “Әккәрәй”, “Сөлчә”, “Ильхан” җәмгыятьләрен дә бу яктан мактап телгә алып була, аларда да язгы кыр эшләренә җитди һәм актив  әзерләнәләр.

-Бүген хуҗалыкларда төп проблема - ягулык – майлау материаллары һәм ашламаның аз булуы. Игътибарны шуңа юнәлтергә кирәк, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы урынбасары Ильяс Гатауллин.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев