17 март 2018 яңалыклары
-
Татарстан синоптиклары һава торышының начарлануы турында кисәтә
Синоптиклар мәгълүматлары буенча республикада кар явачак, буран булачак. (Казан, 17 март, "Татар-информ"). Иртәгә төнлә һәм көндез һава шартлары начарланачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометерология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. Синоптиклар мәгълүматлары буенча республикада кар явачак, буран вакытында күз күреме 500 метр яки аннан да азрак булырга мөмкин. Төньяк-көнбатыштан...
-
Татарстанда юл һәлакәтендә җиде кеше зыян күргән
Һәлакәт кичә кич Чаллы-Сарман юлында булган. (Казан, 17 март, "Татар-информ"). Татарстанда "КИА" һәм "Тойота" автомобильләре бәрелешүендә җиде кеше зыян күргән. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Һәлакәт урынына 89 нчы янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре килгән. Якынча мәгълүматларга караганда, "КИА"...
-
Салават Фәтхетдинов хөкүмәткә һәм тамашачыга үпкәсе барлыгын әйтте
"Без Әлфия Авзалованың бер юбилеен да җиренә җиткереп үткәрә алмадык", - диде җырчы. (Казан, 17 март, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов кичә "Юность" мәдәният йортында биргән концерты вакытында хөкүмәткә, тамашачыга һәм үз-үзенә дә үпкәсе барлыгын белдерде. "Артист гомере буе юбилей дип яши. Аңа сәхнә җитми. Шуңа күрә...
-
Чирмешән районының Яңа Элмәле авылында яшәүче Любовь Портнова шәл бәйләргә ярата
Яңа Элмәледә яшәүче Любовь Портнова кунакка барганда, "бүләккә нәрсә алып барыйм икән", дип, бер дә аптырамый, чөнки аның һәрвакыт запаста үзе бәйләгән шәле бар. Кулыннан эш килгән, тырыш кешеләр кайда да югалып калмый, һәрвакыт үзенә шөгыль таба. Любовь Ивановна яшьли чигәргә өйрәнә, әле хәзер дә заманча төзелгән матур зур йортларында...