Татарстан синоптиклары һава торышының начарлануы турында кисәтә
Синоптиклар мәгълүматлары буенча республикада кар явачак, буран булачак. (Казан, 17 март, "Татар-информ"). Иртәгә төнлә һәм көндез һава шартлары начарланачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометерология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә. Синоптиклар мәгълүматлары буенча республикада кар явачак, буран вакытында күз күреме 500 метр яки аннан да азрак булырга мөмкин. Төньяк-көнбатыштан...
Синоптиклар мәгълүматлары буенча республикада кар явачак, буран булачак.
(Казан, 17 март, "Татар-информ"). Иртәгә төнлә һәм көндез һава шартлары начарланачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометерология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
Синоптиклар мәгълүматлары буенча республикада кар явачак, буран вакытында күз күреме 500 метр яки аннан да азрак булырга мөмкин. Төньяк-көнбатыштан 15-20 м/с тизлектә җил исәчәк. Юлларда кар көртләре, урыны белән бозлавык булачак.
Казанда да һава шартлары үзгәрәчәк. Шулай ук буран һәм 17 м/с тизлектә җил булачак.
tat.tatar-inform.ru/news/2018/03/17/159942/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев