15 июль 2025 яңалыклары
-
Татарстанда атна ахырына кадәр нинди һава торышы булачак?
Татарстанда бу атна ахырына, 20 июльгә кадәр, 25 градус чамасы температуралы җылы һава торышы саклана. Бу чорда республикада явым-төшемнәр көтелми. Бу хакта «Татар-информ»га «Метео» һава торышы үзәге җитәкчесе Александр Шувалов сөйләде.
-
Иң файдалы кайнатма нинди?
Красногорск хастаханәсенең терапевты Иван Еременко кайнатманың, дөрес әзерләнгән һәм чама белән кулланылган очракта, кеше организмы өчен файдалы булуын әйтте. Аның сүзләренчә, аеруча файдалысы – шикәрсез табигый караҗиләк (черника) кайнатмасы.
-
Чирмешән районында исерек хәлдә машина йөртүче суд каршында җавап биргән
Чирмешәндә салмыш хәлдә автотранспорт чарасы белән идарә иткән тагын бер машина йөртүчене хөкем иткәннәр.
-
Табиб эссе һава торышы кемнәр өчен куркыныч булуын әйтте
Йөрәк-кан тамырлары, эндокринологик, хроник авырулары һәм артык авырлыгы булган кешеләргә эссе һава торышы куркыныч тудырырга мөмкин. Бу турыда табиб-кардиолог, анестезиолог-реаниматолог Антон Вахляев сөйләгән.
-
15 июльгә һава торышы
Бүген, 15 июльдә, Татарстанда элек урнашкан коры һәм уртача җылы һава торышы сакланачак.
-
Чирмешән районында бер баш шартлы терлеккә 17,4 центнер азык әзерләнгән
Районның авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре терлек азыгын тәмле, сусыл чагында әзерләп өлгерергә куша