Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Чирмешән районында бер баш шартлы терлеккә 17,4 центнер азык әзерләнгән

Районның авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре терлек азыгын тәмле, сусыл чагында әзерләп өлгерергә куша

Райондагы авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә, крестьян-фермер хуҗалыкларында бер баш шартлыча терлеккә 40 центнер азык берәмлеге әзерләү бурычы куела. Бүгенге көнгә әлеге планның үтәлеш күрсәткече 17,4 центнер тәшкил итә.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 14 июльгә алынган мәгълүматлар буенча, бер баш шартлы терлеккә азыкның иң күбе “Сөлчә” җәмгыятендә – 30,2 центнер (387 баш мөгезле эре терлек, шуның 113е – савым сыеры), “Әккәрәй”дә – 26,9 центнер (479 терлек, 207е – савым сыеры), “Ильхан”да – 15,5 центнер (1514 баш терлек, шуның 766сы сыер) әзерләнгән.

Шәхси хуҗалыкларда барлыгы шартлы рәвештә 4146 баш терлек асрала. Халык алар өчен 6 мең 500 тонна азык әзерләнгән, тиешленең 52,3 проценты. Бу яктан Кармыш, Иске Котыш, Иске Кади авыл җирлекләре мал тотучылары өлгер.

Белгеч сүзе: Ильяс Гатауллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе урынбасары, зоотехник:

-Кибеткә кергәч, үзебез дә әйләндереп-әйләндереп, ипинең “свежиен”, тәмлесен сайлыйбыз. Шуның сыман, терлеккә дә вакытында әзерләнгән, витаминнарга бай, сусыл, картаймаган азык кирәк. Бүген берьеллык үләннәрнең, әйтик, арпа, солы, викадан торган кушылма азык культураларынның өлгергән чагы, аларны, сабакларын картайтмыйча, сенажга ярарлык вакытында базларга тиз арада салу зарур. Күпьеллык үләннәрне икенче кат чабып алу вакыты да җитте.

Хәмзә Хамматов, “Сөлчә” җәмгыяте җитәкчесе:

-Бу көннәрдә безнең хуҗалыкта терлек азыгы әзерләргә унлап берәмлек техника җәлеп ителде. Яңа Элмәледә бер сенаж базын тутырдык, икенчесенә ташыйбыз. Параллель рәвештә печән хәстәрлибез. Азык әзерләүчеләрне төш вакытында һәм кичен кырда ук тукландыру оештырылган.

  

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев