14 март 2019 яңалыклары
-
Югары Кәминкәдә әбиләр ярышты
Авыл мәдәният йортында узган “Әбием алтыным – син минем якыным” дигән чарада әбиләр оныклары белән бергә төрле бәйгеләрдә көч сынашкан, аларга йомгак чорнарга, чәч үрергә, татар халык җырларын башкарырга туры килгән.
-
Алексей Песошин Фәннәр академиясе эшләгән русча-татарча сүзлектән файдаланырга киңәш итте
Система берничә ай Казан шәһәре Башкарма комитетында сыналган.
-
Чирмешән районында грант акчасына маллар симертәләр
Авыл халкының тормыш дәрәҗәсен һәм эшлеклелек активлыгын күтәрү максатында авыл җирлегендә төрле программалар эшли, аларда чирмешәнлеләр дә катнаша. Сөтчелек тармагы яки эре терлек симертү юнәлешендә эш башлаучыларга 3 миллион, калган тармакларга 1,5 миллионга кадәр субсидия бирү каралган.
-
Әккәрәйдә "кышкы пляжда" кызынганнар
Бу авылда Май чабу атнасының соңгы көнендә зур бәйрәм оештырганнар.
-
Чирмешәндә киләсе атнада өч көн рәттән ут булмаячакмы?
Киләсе атнада – 20, 21, 22 мартта Чирмешәндә көндез электр утын сүндерү ихтималы турында кисәтәләр. Бу нәрсә белән бәйле?
-
Чирмешәнлеләр санлы телевидениегә күчәргә әзерләнә
Без дә бер телевизорны көз көне үк санлы режимга күчереп куйдык. Башта антенна сатып алып, телевизорга ялгап карадым, алай гына күрсәтмәде, аннан соң приставка куярга туры килде. Тоташтыруның бер авырлыгы да юк. Хәзер егерме канал бик чиста күрсәтә.