14 февраль 2019 яңалыклары
-
Чирмешән хоккейчылары Мәскәүдә уйнаячак
Чирмешәннең “Корыч ябалаклар” командасы Бөтенроссия “RedBull Шлем и Краги” дип аталучы хоккей турнирының Әлмәттә узган төбәк этабында җиңү яулады. Хәзер безнең команда Мәскәүгә ярышка барачак.
-
Ай саен 3 мең 300 сум. Бу – ялган.
Соңгы вакытта интернет челтәрендә пенсионерларга кагылышлы ялган хәбәр таралган: имеш, лаеклы ялга чыгучыларга ай саен 3 мең 300 сум акча түләнергә тиеш, эшләмәүче пенсионерлар әлеге акчаны санаторияләрдә дәваланудан баш тарткан очракта алырга мөмкин икән.
-
Чирмешәндә “Чирмешән гүзәле” бәйгесе старт ала
Матурлык конкурсының беренче сайлап алу турлары Ивашкино (16 февральдә), Кара Чишмә (19 февральдә), Иске Кади (21 февральдә), Чирмешәндә (26 февральдә) мәдәният йортларында узачак.
-
2018 елда Татарстанга чит илләрдән килгән туристлар саны 25 процентка диярлек арткан
Кытай, Колумбия, Германия, Иран һәм Төркия кунаклары сәяхәт итү өчен Татарстанны ешрак сайлый башлаган.