13 гыйнвар 2026 яңалыклары
-
Быел ураза ничәсе башлана, һәм гает кайчан була
2026 елда Рамазан ае 18 февральдә кояш баткач башлана, һәм уразаның беренче көне 19 февральдә була. Быел ураза 29 көн дәвам итәчәк, соңгы көне 19 мартта була. Шулай итеп быел уразага 1 айдан бераз гына артык вакыт калды.
-
Чирмешән районында бер көнне ике юбилярны 95 яшьлекләре белән котладылар
Туймәттә яшәүче Факыя Галимовага һәм Иске Сережкино авылыннан Елизавета Илюхинага 1 гыйнварда 95 яшь тулды.
-
Кыш бабай Иске Үтәмешкә ат белән килде
Яңа ел алдыннан Кыш бабай Иске Үтәмеш авылы урамнарыннан җигүле, бизәлгән атларда узды.
-
Чирмешән районында 2026 елның беренче сабые 1 гыйнварда туган
2026 елда туучылар календарен 1 гыйнварда София Пирова ачкан. Ул район үзәгендә яшәүче Татьяна һәм Идрис Пировларның беренче шатлыклары.
-
Сосновка авылы өлкәннәре “Сердәш”тә мастер-класслар күрсәтә
Сосновка авыл клубында 2025 елда 192 мәдәни чара узган.
-
Чирмешән районында тәүге туй 14 гыйнварда була
Район ЗАГС бүлегендә беренче никах 14 гыйнварда теркәләчәк.
-
13 гыйнварга һава торышы
Бүген Татарстанда болытлы һава көтелә. Тәүлек дәвамында кар явачак, иртән һәм көндез кайбер районнарда буран булуы ихтимал, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.