12 сентябрь 2024 яңалыклары
-
Чирмешән районында җиде айда исерек килеш руль артына утырган 22 шофер тоткарланган
2024 нче елның узган җиде аенда район территориясендәге өч юл-транспорт һәлакәтендә бер кешенең гомере өзелгән, ике кеше яраланган (2023 елның җиде аенда дүрт авариядә дүрт кеше җәрәхәтләнгән, үлүчеләр булмаган).
-
Чирмешән районы Казанда үзенең уникаль мәдәни кодын тәкъдим итте
Чирмешән районы «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсы кысаларында, Казан шәһәренең «Әкият» курчак театрында “Бәхет турында баллада” дип аталган программа тәкъдим итте.
-
Чирмешән районының “Сөлчә” җәмгыяте кырларында бүген дистәләгән техника эшли
“Сөлчә” җәмгыятендә механизаторларга кызу чор: матур көннәр торганда, уракны, шулай ук көзге чәчүне дә вакытында төгәллисе бар.
-
Күтәмәдән 90 яшьлек Валентина Сомова инкубаторда чебешләр чыгара
Күтәмә авылында гомер итүче Валентина Сомованың йортында 100ләп баш кош-корт йөри, ә бакчасында виноград белән җиләк өлгергән.
-
Чирмешәннән “Рапсодия” ансамблен тальян гармун белән бүләкләгәннәр
Чирмешән ансамбльләре Казанда үткән фестивальдә катнаштылар.
-
Чирмешәндә чүп контейнерлары өчен ун мәйданчык ясыйлар
Район үзәгендә чүп контейнерлары урнаштыру өчен бетон мәйданчыклар ясала.
-
Татарстанда +29 градуска кадәр җылы булачак һәм томан төшүе ихтимал
Пәнҗешәмбе көнне, 12 сентябрьдә, Татарстанда коры һәм җылы һава торышы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеоүзәгендә хәбәр иттеләр.