11 ноябрь 2019 яңалыклары
-
Чирмешән районы башлыгында быел 150 гә якын кеше кабул итүдә булган
Октябрь аенда муниципаль район башлыгы Фердинат Дәүләтшин 15 кешене – гражданнарны кабул иткән, ә ел башыннан бирле аңа 150гә якын чирмешәнле үз гозерен җиткергән.
-
Чирмешәндә эш урыннарында һәлак булган полиция хезмәткәрләрен онытмыйлар
2009 нчы елның 23 декабрендә, кораллы җинаятьчене тоткарлаганда, милиция майоры Мирсәет Кәбиров һәлак булды. Район халкын тетрәндергән әлеге вакыйгадан соң ун ел гомер үткән. Шөкер, кыю якташыбызны онытмыйбыз, еш искә алабыз.
-
Чирмешән районында яман шеш быел 41 кешенең гомерен өзгән
Район үзәк больницасының беренчел онкологик кабинетында бүген 514 онкологик авыру исәптә тора, ел саен аларның саны арта бара.
-
Пенсия алды яшендәге чирмешәнлеләр белемнәрен арттыра
Райондагы «Мәрхәмәтле йөрәк» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге»нең пенсия алды яшендәге 11 кешесе WorldSkills берлегенең 50 яшьтән өлкәнрәк кешеләр өчен тормышка ашырыла торган махсус федераль программасы аша заявка бирделәр һәм сайлап алынган компетенцияләр буенча укырга керештеләр.
-
Чирмешәнленең 62 мең сум акчасын урлаганнар
4-10 ноябрьдә район полиция бүлекчәсендә 34 хәбәр кабул ителгән. Әлеге чорда 5 җинаять эше кузгатканнар.
-
Татарстанда тагын биш трассада «тоталь контроль» камералары куялар
Татарстан ЮХИДИ идарәсе башлыгы яңа камералар эшли башлаячак юллар исемлеген әйтте.
-
Депутатка өметләнәләр
РФ Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова кабат Чирмешәнгә килде, бу юлы ул район башлыгы Фердинат Дәүләтшин белән туган як тарихы музее бинасында гражданнарны кабул итте. Депутатка дүрт кеше үз гозерен җиткерде.
-
Яшәүче балаларын чуен бәрәңгесе белән сыйлаганнар
Көзге каникул ялыбыз истә калырлык үтте. Клуб мөдире Гөлсирин апа безне, Яшәүче авылы балаларын, Елховой авылы музеена алып барды.
-
Чирмешән районы җәмәгать судьялары кирәкле хезмәттә
Җәмәгать юстициясе Россиядә суд реформасы барышында, 1864 елның 20 ноябрендә гамәлгә керә һәм 1917 елда суд хакында 1 нче санлы декрет кабул иткәнчегә кадәр эшли. Устав буенча җәмәгать суды бәхәсләшүче якларны килештерүче булырга тиеш.
-
Шоколад йөрәккә дә файдалы
Шоколад ашаганнар йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары белән күпкә ким авырганнар. Шуңа күрә, бүгеннән шоколад ашый башларга мөмкин.